26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне . Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа.
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.
Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды. Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.
“Сандугач” балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган кичә узды.
Кичәдә Габдулла Тукайның шигырьләреннән персонажлар пәйдә булды. Уртанчы төркем балалары Илсылу белән Аяз бик эчтәлекле итеп, “Күбәләк” шигырен сөйләсләр, өлкән төркем балалары “Кызыклы шәкерт”,Карлыгач”ны,уртанчы төркем балалары “Су анасы”н сәхнәләштерделәр.Вахитова Замирә “Бишек җыры”н бик матур итеп башкарды. “Гали белән кәҗә” шигырен Гомәр сөйләде.
Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.